Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманың үзәк район хастаханәсенә яңа МРТ кабинеты өчен җиһазларның беренче өлешен китерделәр

МРТ кабинеты бердәм кабул итү-диагностика бүлегендә урнашкан.

Түбән Каманың үзәк район хастаханәсенә магнит-резонанс томограф урнаштырылачак кабинет өчен җиһазларның беренче өлешен алып килделәр.
Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Магнит томографы ике этапта урнаштырыла. Беренче этапта климат системасы һәм МРТ урнаштыру өчен кабина җыела. Беренче этап әзер булганнан соң, авырлыгы дүрт ярым тонна булган аппарат үзе урнаштырылачак.

Якын арада инженерлар җиһазларның беренче өлешен монтажлауга керешә. МРТ кабинеты бердәм кабул итү-диагностика бүлегендә урнашкан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев