Түбән Каманың Үзәк мәчетендә журналистлар өчен ифтар узды
Авыз ачуда массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче каләм ияләре, язучылар, халык белән эшләүче белгечләр катнашты.
Ифтар – ураза тотучыларны бергәләп табын артында җыя торган кичә. Мәчеттә көн дә авыз ачу мәҗлесләре оештырыла. Хәйриячеләр ярдәме белән әзерләнгән өстәлләрдә 350дән артык ир-ат сыйлана.
Хатын-кызлар бүлмәсендә җылы, өйдәге кебек мохит хөкем сөрә. Түгәрәк өстәл артында ифтарның хөрмәтле кунаклары – журналистлар, язучылар һәм халык белән эшләүче белгечләр җыелды.
«Изге айда без ел саен мәчеткә җыелабыз. Бергәләшеп намаз укыйбыз, хазрәт вәгазен тыңлыйбыз. Төп ният – һәркемгә сәламәтлек, иминлек һәм дөнья тынычлыгы», – дип уртаклашты ТР кеше хокуклары буенча Түбән Камадагы вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Чулпан Ульданова.
«Бүгенге мәчеттәге ифтар – ул тамак ялгау гына түгел, ә вәгазь тыңлау, файдалы белем алу һәм тормышка икенче төрле караш булдыру мөмкинлеге. Журналистлар һәм халык белән эшләүчеләр катнашуы мәҗлесне тагын да әһәмиятлерәк итә», – дип белдерде «Чулман» газетасы баш мөхәррире Нурисә Габдуллина.
Изге ай 29 көн дәвам итә, аның соңгы көне – 19 мартка туры килә. 20 мартта мөселманнар Ураза гаетен билгеләп үтәчәк, бу көн республикада ял көне дип игълан ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев