Түбән Каманың Үзәк китапханәсе «Мин татарча укыйм!» бәйгесендә катнашырга чакыра
Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханә «Мин татарча укыйм!» дип аталган бәйге игълан итә.
Конкурс Муса Җәлил иҗатына багышланган һәм аның тормышына, иҗатына кагылышлы әсәрләрне башкаруны күздә тота.
Татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүз сәнгатенә кызыксыну уяту, шигъри аһәңне тоярга өйрәтү максатларында оештырылучы бәйге – татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укуда ярыш ул. Катнашучыларга I турда лирик әсәр, II турда проза әсәре, III турда драма әсәрләреннән өзек тәкъдим ителәчәк.
Бәйге 13нче февральдә Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә узачак. Башлана 13:00 сәгатьтә. Белешмәләр өчен: 8 (8555) 39-93-83.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев