Түбән Каманың Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Мин татарча укыйм!» бәйгесе үтте
Бәйгедә 37 кеше катнашкан.
Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Мин татарча укыйм!» дип аталган муниципаль бәйге үткәрелде. Бәйгедә Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан сугыш турындагы әсәрләр һәм сугышта катнашкан язучыларыбыз иҗаты чагылган күргәзмә әзерләнде, дип хәбәр ителә китапханәнең ВК төркемендә.
Катнашучыларга I турда «Кама таңнары» әдәби берләшмә шагыйрьләренең лирик әсәрләре, II турда сугышта катнашкан язучыларның проза әсәрләре, финалга узучыларга драма әсәрләреннән өзек тәкъдим ителде.
Бәйгедә 37 кеше катнашкан.
Бәйгенең җиңүчеләре:
20 яшькә кадәрге яшьләр арасында:
I урын — Хөснуллина Әлфинә Илдар кызы
II урын — Муртазин Ильяс Фаил улы
III урын — Яруллина Лилия Наил кызы.
20 яшьтән өлкәнрәкләр арасында:
I урын — Анисимова Айгөл Дөлфәрис кызы
II урын — Андрзянова Алиса Илдар кызы
II урын — Мостафина Рәмзия Сөләйман кызы
III урын — Хәйруллина Руфинә Рафат кызы
III урын — Шагиева Айгөл Илгиз кызы.
Фото Г. Тукай исемендәге үзәк китапханә төркеменнән алынды
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев