Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Каманың Тукай исемендәге уку һәм ял паркында Гаилә бәйрәме узды

Чараны район китапханә системасы хезмәткәрләре оештырды.

Түбән Каманың Тукай исемендәге уку һәм ял паркында гаилә кыйммәтләренә багышланган бәйрәм узды. Чараны район китапханә системасы хезмәткәрләре оештырды. Ул 8 июльдә бөтен ил билгеләп үтәчәк Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде.

Паркта театральләштерелгән тамаша узды, әкият персонажлары һәм мультфильм геройлары балаларның һәм аларның ата-аналарының күңелен ачты. Шунда ук, теләгән һәркем бәйрәм символы булган ромашка белән истәлекле фотога төшә алды. Шулай ук китап ярминкәсе, төрле мастер-класслар оештырылды. Моннан тыш, паркта «Гаилә маршруты» квесты узды.

«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне — нәкъ менә гаиләгә багышланган искиткеч бәйрәм. Без бүген гаилә белән укуга багышланган китап фестивале оештырдык. Нәкъ менә ата-аналар белән балалар гаилә китабының яңа битләрен язалар, аның бөтен матурлыгын беләләр», — дип билгеләп үтте Түбән Кама Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры урынбасары Румия Сәхабова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев