Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманың Тукай исемендәге китапханәсендә Мөнҗия Хәлимова иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте

М. Хәлимова бу чарада үзе язган шигырьләрен укыды, үзе иҗат иткән җырларын җырлады.

Габдулла Тукай исемендәге китапханәдә әледән-әле кызыклы, мавыктыргыч чаралар үтә. Шуларның берсенә — Мөнҗия Хәлимова иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичәгә мин дә бардым. 

Шәһәребез талантларга бай. Чыгышлары белән Түбән Камадан булган җырчыларны радио-телевидениедән күреп, ишетеп торабыз. Җирле каләм тибрәтүчеләрне үзенә җыйган «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе дә уңышлы гына эшләп килә. Язмабыз герое М. Хәлимова да беренче чыныгуын шушы берләшмәдә ала, шигырьләрен биредә укып күрсәтә һәм җирле шагыйрьләрнең хуплау сүзләре иңнәренә канат куйгандай була. 

Тумышы белән татар халкына күп талантлар биргән Сарман ягыннан икән Мөнҗия. Язмыш аны Түбән Камага алып килә. Бик матур җырлавы, гармунда уйнавы өстенә, әйткәнемчә, шигырьләр яза, көйләр дә иҗат итә ул. Боларга өстәп, «Талир тәңкә» ансамбле җырчысы булуын да шушы очрашуда белдем. 

М. Хәлимова бу чарада үзе язган шигырьләрен укыды, үзе иҗат иткән җырларын җырлады. Шигырьләре бик мәгънәле, тормышчан, һәр сүзеннән җылылык, нур бөркелә. Ике улым — ике канатым сез Сез бит минем ике горурлык. Ике канат бергә тирбәлгәндә, Җил-давылга каршы торырлык. Сез бит минем бары ике бөртек, Һәрчак бергә канат кагыгыз. Өзелмәсә җебе туганлыкның, Тыныч булыр һәрчак җаныгыз, — ди ул ике улына багышлап язган шигырендә.

Үзе белән таныштырганда, тормыш юлы турында сөйләгәндә дә гади генә итеп, ихлас булып, әдәби телдә чыгыш ясады. Аның шундый ачык йөзле, киң күңелле булуы сокландырды, күңелгә хуш килде. 

Мөнҗия Хәлимовага без киләчәктә дә зур уңышлар телибез. Иҗат чишмәсе саекмасын. Калабызда шундый талантлы шәхесләр булуы белән горурланабыз. 

Алсу Рәхимова
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев