Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманың «Туган як» газетасы яңа конкурс игълан итә

Ул 22 апрельдән башлана.

Менә «Язылу ункөнлеге», ягъни «Туган як»ка ташламалы бәяләрдән язылу тәмам. 

Ләкин бу, язылу кампаниясе тәмамланды, дигән сүз түгел, ул дәвам итә. Бары тик бәяләр генә башкача: «Туган як»ны өй адресыгызга китерү өчен язылу бәясе — 756 сум 06 тиен. Газетага шәһәрдәге һәм райондагы барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзенә килеп язылырга мөмкин. 

Ниндидер сәбәпләр аркасында «Туган як»ка ташламалы бәяләрдән язылырга өлгермәгән язылучыларыбызның да кәефе төшмәсен. Нәкъ менә киләсе дүшәмбедән, газетага язылучыларыбызга яңа конкурс игълан итәбез. «Газетага да языл, бүләк тә от» дип аталган ул конкурста 22 апрельдән редакциянең үзенә килеп, «Туган як» газетасын өй адресына китерешле итеп рәсмиләштергән язылучыларыбыз катнаша. 

Әгәр инде «Туган як»ка язылып өлгергәнсез, ләкин конкурста катнашырга телисез икән, күркәм традициягә әверелгән «Якыннарыбыз, сезнең өчен!» марафонында катнаша аласыз. Якыннарыгыздан кемне дә булса газетабызга яздырып, аңа бүләк ясыйсыз һәм шул ук вакытта үзегезгә приз да ота алачаксыз. Кыскасы, сайлау мөмкинлеге бик зур. Рәхим итегез!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев