Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Каманың торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре киңәшмә үткәрде

Түбән Кама иң төзек шәһәрләр рейтингында 1200дән артык торак пункт арасыннан алдынгы 40 шәһәрләр исемлегенә кергән.

Түбән Кама Россиянең иң эре шәһәрләреннән калышмаска тиеш — бу хакта ТКХ өлкәсе вәкилләре белән киңәшмәдә Радмир Беляев хәбәр итте.

Якындагы елларда төзекләндерү дәрәҗәсе һәм цифрлаштыру сыйфаты буенча без Мәскәү белән чагыштырырлык дәрәҗәдә булачакбыз. Моның өчен барлык коммуналь хезмәтләргә берләшергә кирәк. Инде хәзер үк Түбән Кама иң төзек шәһәрләр рейтингында 1200дән артык торак пункт арасыннан алдынгы 40 шәһәрләр исемлегенә кергән.

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында ремонт эшләренең сыйфаты арта. Якындагы ике елда Татарстанның барлык ишегалларын төзекләндерүне тулысынча төгәлләү планлаштырыла. Радмир Беляев сүзләренчә, шәһәр төзүче предприятиеләр дә зур роль уйный. Алар яңа проектларны гамәлгә ашыра, бөтен Россиядән, хәтта дөньядан белгечләр чакыра. Шуңа күрә Түбән Кама шәһәр халкы өчен дә, килүчеләр өчен дә уңайлы һәм матур йорт булырга тиеш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев