Түбән Каманың «Таң» балалар лагеренда мөхтәсибәт оештырган профильле смена башланды
«Туган як» сменасы кысаларында «Таң» лагеренда барлыгы 170 бала ял итәчәк.
«Таң» сәламәтләндерү лагеренда «Туган як» профильле смена оештырылган. Ул Түбән Кама мөхтәсибәте көче һәм шәһәр администрациясе ярдәме белән үткәрелә.
«Лагерьда балалар табигатьтә, бер-берсе белән, гаджетларсыз аралаша. Өйдән, гадәти шартлардан читтә булу балаларыбызны сыный. Шуңа күрә биредә без аларга ниндидер үзенчәлекле нәрсә салырга өлгерергә телибез, ул ел дәвамында балага, гаиләгә, укуына һәм әйләнә-тирә дөнья белән аралашуга уңай йогынты ясаячак», — дип сөйләде Түбән Кама муниципаль районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов.
«Туган як» сменасы кысаларында «Таң» лагеренда барлыгы 170 бала ял итәчәк. Вожатыйлар алар өчен традицион кыйммәтләргә һәм Ватанга мәхәббәткә нигезләнгән бай программа әзерләгән.
Бу җәйдә шәһәрдә һәм районда барлыгы 27 мәктәп яны, дүрт стационар һәм биш палаткалы лагерь эшли. Анда 10920 укучы ял итәр дип планлаштырыла.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев