Түбән Каманың тагын бер тугандаш шәһәре барлыкка киләчәк
Бу — Кытайның Цзиси шәһәре.
Түбән Каманың тагын бер тугандаш шәһәре барлыкка киләчәк. Бу — Кытайның Цзиси шәһәре. Бу хакта Екатеринбургта «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмә-форумы кырларында Цзиси вәкилләре белән очрашкан Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев сөйләде.
«Форум мәйданчыгында шулай ук Кытайның Цзиси шәһәре вәкилләре белән очрашулар уздыруга ирешелде. Ул Түбән Каманың тугандаш шәһәре булачак. Август аенда «Казан Экспо» да узачак РОСТКИ халыкара форумында тиешле килешүгә кул куярга килештек», — дип язды Радмир Беляев үзенең телеграм-каналында.
Хәзер Түбән Каманың ике тугандаш шәһәре бар — Төркиянең Мармарис һәм Кытайның Мэйшань шәһәрләре.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев