Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Каманың СВО ветераннары «Абилимпикс»та осталыкларын күрсәтәчәкләр

Сайлап алу этабы 25 июльдән 29 июльгә кадәр Казанда узачак.

Түбән Каманың инвалидлыгы булган СВО ветераннары «Абилимпикс» чемпионатына беренче Бөтенроссия сайлап алуда катнашачак.

Түбәнкамалылар анда «Ватанны саклаучылар» республика фонды филиалы инициативасы буенча җыелган Татарстан командасы составында барачак. Алар ике компетенциядә катнаша — «Слесарьлык эше» һәм «Автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү».

Александр Ларионов һәм Рихат Бәширов хәзер чемпионатка әзерләнәләр. Аларның компетенциясе — «Автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү». Александр двигатель һәм башка детальләр белән күптән таныш. Ә менә Рихатка барысын да өр-яңадан өйрәнергә туры килә.

«Хәзерге вакытта «Приора» дан коробка передачны сүтеп җыям, минем өчен бу ниндидер яңалык, танып белүе кызык. Минем өчен бу тормышта яңа баскыч», — дип уртаклашты СВО ветераны Рихат Бәширов.

СВО зонасында Александр Ларионов — БТР йөртүчесе, ә Рихат Бәширов взвод командиры булган. Икесе дә кыйпылчыклы җәрәхәтләр алган. Хәзер тыныч тормышка ияләшәләр, инвалидлар өчен һөнәри осталык буенча чемпионатка әзерләнәләр.

«Ватанны саклаучылар» фонды СВО ветераннарының социаль адаптациясенә һәм буш вакытларын оештыруга аерым игътибар бирә, аларга талантларын һәм яңа белемнәргә омтылышларын хуплау өчен тулы канлы тормышка кайтырга ярдәм итә», — дип билгеләп үтте Түбән Каманың «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Индира Галиева.

Татарстан чемпионатында катнашу өчен махсус хәрби операциядә катнашкан 20 ветераннан торган көчле команда әзерлиләр. Катнашучыларның өчесе — түбәнкамалылар. Сайлап алу этабы 25 июльдән 29 июльгә кадәр Казанда узачак. Иң яхшылар аннары Мәскәүдә Бөтенроссия этабында республика исеменнән чыгыш ясаячак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев