Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Каманың шәһәр пляжында ир-ат батып үлгән

Җәйге сезон башыннан бирле Түбән Камада суда инде дүртенче кеше һәлак булган.

Түбән Каманың шәһәр пляжында бер ир-ат батып үлә. Үзбәкстаннан килгән «кунак» исерек хәлдә суга чумган һәм калкып чыга алмаган. 

Моның турында РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе ГИМС Үзәгенең Түбән Кама инспекторлык бүлеге җитәкчесе Дмитрий Трубин сөйләде: «Шәһәр пляжына спиртлы эчемлекләр эчүче ирләр компаниясе килгән, шуннан соң ирләрнең берсе Камага юнәлгән, суга чумган һәм калкып чыкмаган. Ир-ат суда үзүзеңне саклау кагыйдәләрен бозган». 

Роспотребнадзор Кама елгасының суы коену өчен яраксыз, дигән карар чыгарса да, бу эсседән тилмергән кешеләрне туктатмый шул. Җәйге сезон башыннан бирле Түбән Камада суда инде дүртенче кеше һәлак булган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев