Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Каманың «Шәфкатьлелек» үзәгендә 3 китап авторы Рушания Габбасова белән очрашу узды

Очрашу чын мәгънәсендә бәйрәмчә узды.

«Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә, Габдулла Тукай исемендәге китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары белән һәрдаим очрашу кичәләре оештырырыла. Чираттагы очрашуга шагыйрә, 3 китап авторы Рушания Габбасова килде. 

Рушания ханым шигырьләрен татар һәм рус телләрендә сөйләде. Аның татарча сөйләячәк шигыренең эчтәлеген башта рус телендә аңлатуы ял итүчеләргә аеруча ошады.

Очрашу чын мәгънәсендә бәйрәмчә узды. Гөлфия Мусина белән Алсу Вәлиуллина, ял итүчеләрдән башваткычлар чиштергәннән соң, алар белән Сабантуй уеннары оештырдылар. Бауга бәйләнгән тәмтомнарны күзләрен бәйләп кисү, кашыкка йомырка кабып йөгерүдә узышу кебек уеннарда ял итүчеләр бик теләп катнаштылар. Шунысы игътибарга лаек: уенда бит бала-чагалар да, яшьләр дә түгел, ә Сабантуе мәйданына бара алмый торган өлкәннәр катнашты. Аларның Алсу җырлаганда таякларын бер читкә куеп, биергә чыгулары — үзе аерым бер тамаша... 

Мондый онытылмас кичә оештырганнары өчен Гөлфия белән Алсуга, һәм үзәкнең мәдәни-агарту чараларын оста алып баручы Галина Сабировага ял итүчеләр рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. 

Земфира Гарифуллина
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев