Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманың «Сабантуй» аттракционнар паркында хәйрия концерты үтте

Икенче ел рәттән бу чараны блогер һәм хәйрия фондына нигез салучы Альбина Исмаева оештырды.

Ял көннәрендә «Сабантуй» аттракционнар паркында алма төшәр урын да юк иде. Түбәнкамалылар паркка хәйрия концертын карарга һәм ярминкәдә алынган сувенирлар белән үзләрен сөендерергә җыелган. 

Икенче ел рәттән бу чараны блогер һәм хәйрия фондына нигез салучы Альбина Исмаева оештырды. Ул гомерен авыр тормыш хәленә эләккән кешеләргә ярдәм итүгә багышлаган. «Бу концерт белән мин барысына да сәнгатьнең чикләрне белмәвен, бернинди тыюлар булмавын күрсәтергә теләдем. Сәламәтлектә кимчелекләр булса да, барысына да ирешергә мөмкин. Сәнгать кешеләрнең күңелләрен һәм йөрәкләрен берләштерә. Миңа калса, концерт бик яхшы үтте, барысы да канәгать калды», — дип сөйләде Альбина. 

Концертта катнашучылар арасында түбәнкамалы Гөлнара Кәримова да бар иде. Аңа 41 яшь, ул сукыр, яшүсмер чагында күрми башлаган. Авырлыклар алдында каушап калмаган. Хәзер кыз «Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү» көллиятендә укытучы булып эшли. Хәйрия концертында биеп, чыгыш ясау идеясен аңа сеңлесе тәкъдим иткән. Гөлнара шунда ук ризалашкан, чөнки биергә өйрәнергә күптән хыялланган була. 

«Миңа ббчатаны (Доминикан Республикасы биюе) башкарырга куштылар. Укытучыларым ярдәмендә мин үз хыялымны тормышка ашыра алдым. Аларга зур рәхмәт әйтәм. Алар курыкмыйча, сукыр кеше белән шөгыльләнергә алынды», — дип сөйләде Гөлнара һәм моның белән генә чикләнеп калмыйча, киләчәктә дә бачата белән шөгыльләнергә җыенуын әйтте.

Кызны Латин Америкасы биюе нигезләренә өйрәтергә бачата буенча тренер Илсөяр Исайчева ризалаша: "Мин концертны оештыручылар белән элемтәгә кергәндә, миңа нәкъ менә кем эләгәчәген белми идем. Башта бергә биеп йөргән иптәш малаем белән киңәшләштем, ул шунда ук үз ярдәмен тәкъдим итте. Биюне куюга нибары бер атна вакыт калган иде, әмма без бурычны өч көндә үтәдек. Гөлнара бик җаваплы, максатчан кеше, — ди ул.

Оештыручылар традицияне киләсе елда да дәвам итәчәкбез дип ышандырдылар. "Концерт әле узды гына, ә катнашучылар аларны киләсе елга чыгыш ясаучылар исемлегенә кертергә сорый. Уздырырбыз дип ышанам!"— дип вәгъдә итте Альбина Исмаева. 

Автор фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев