Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманың «Рубаха» арт-кластерында тәрбияләнүчеләр халыкара космик станция белән радиоэлемтәгә чыктылар

Яшь түбәнкамалылар белән элемтәгә космонавт Александр Гребенкин чыкты.

Түбән Каманың «Рубаха» арт-кластерында тәрбияләнүчеләр халыкара космик станция белән радиоэлемтәгә чыктылар. 

Радиоэлемтә сеансын уздыру «Рубаха» директоры Алсу Зәбировада Әлмәт каласына үзәктә шөгыльләнүче түбәнкамалылар турында сөйләргә баргач туа. Биредә ул Россиянең Азнакай районындагы радиосөючеләр берлеге җитәкчесе, космос белгече Ринат Фәхрази улы Вәлиев белән таныша.

«Ай ярым дәвамында әзерлек алып бардык, чөнки башта «Роскосмос»та бу сеанска рөхсәт алырга кирәк иде. Аннары Ринат Вәлиев белән шәһәребездә уңайлы мәйданчык эзләдек. Анысы да бик ансат эш түгел икән», — дип, оештыру эшләре белән таныштырды Алсу Зәбирова.

Яшь түбәнкамалылар белән элемтәгә космонавт Александр Гребенкин чыкты. Ул яшьләрнең барлык сорауларына да җавап бирде һәм Җиргә кайткач кунакка килергә вәгъдә бирде. Марттан башлап ул SpaceX компаниясе корабы экипажы составында халыкара космик станциядә. Ринат Вәлиев халыкара космик станциянең 71 нче экспедициясенең Түбән Кама өстеннән очу вакытын һәм координаталарын миллиметрга кадәр төгәллек белән исәпләп чыгарган. Билгеләнгән сәгатьтә ул махсус җиһазлар ярдәмендә станция белән радиоэлемтә урнаштыра. Аның өчен бу беренче тәҗрибә түгел. Космонавтлар белән элемтәгә ул инде 19 нчы тапкыр чыга икән. Бу эштә аңа заманча космонавтикага нигез салучы Константин Циолковскийның оныгы Сергей Самбуров ярдәм итә.

Космос хәтле космоска чыгып, элемтә булдыруда балалар сөенечләре белән уртаклаштылар. 

Бәхтияр Сәхапов шушындый гаҗәеп сөйләшү оештырган өчен Ринат Вәлиевкә рәхмәтләрен җиткерде. Ә космонавтлардан «Космоста мультфильмнар карыйсызмы?» — дип сорады. Балалар чиратлашып космонавт абыйларын сорауларга күмделәр. Александр аларга бортта йорт хайваннары бармы, аның көне ничек уза, ниләр белән тукланалар, экипаж белән бәйрәмнәрне ничек билгеләп үтәләр һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләде.

Әлеге гаҗәеп вакыйга уңаеннан барлык катнашучылар да "Роскосмос"тан халыкара космик станциянең 71 нче экипажы белән радиоэлемтә сеансында катнашу турында истәлекле дипломнар алдылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев