Түбән Каманың Перинаталь үзәге үз эшен яңадан башлап җибәрде
Хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 19 гыйнвардан 2 февральгә кадәр Перинаталь үзәк планлы дезинфекциягә ябылган иде, ике атна эчендә барлык комплекслы санитар-гигиена чаралары уңышлы тәмамланды.
Барлык эшләр дә гамәлдәге санитар кагыйдәләренә (СанПиН 3.3686-21) тулысынча туры китереп башкарылган.
Хәзер йөкле һәм яшь әниләргә кирәкле барлык медицина ярдәме үзәк эчендә тулы күләмдә яңадан күрсәтеләчәк.
Үзәк администрациясе пациентларга вакытлы уңайсызлыкларны аңлап кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерә һәм мондый планлы профилактик чаралар медицина хезмәтләренең югары дәрәҗәдә иминлеген һәм сыйфатын тәэмин итү өчен даими рәвештә үткәрелүен искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев