Түбән Каманың «Өченче буын университеты»нда медицина факультеты ачылды
Факультет программасы 72 сәгатьтән тора.
Түбән Камада «Өченче буын университеты»ның медицина факультеты ачылды. Уку курсы җиденче ел эшли, шул вакыт эчендә ул шактый танылу алды, дәресләргә хәтта авыл җирлекләреннән килүчеләр дә бар.
Сәламәтлек торышы уку процессына турыдан-туры йогынты ясый, бигрәк тә студентлар — көмеш яшьтәге кешеләр булса. Шуңа күрә беренче дәрес башланыр алдыннан теләүчеләр кан басымын үлчи алдылар. Ә инде консультатив-диагностика поликлиникасының конференц-залында «Медицина белемнәре нигезләре» факультетында җиденче уку елы башланды.
Факультет программасы 72 сәгатьтән тора. Бүген, мәсәлән, студентлар йөрәк җитешсезлеге һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын профилактикалау турында лекция тыңладылар. Быел курска 43 кеше язылды. Ләкин студентларны җыю моның белән генә тукталмый, аларның рәтләрен 47-58-21 номеры буенча тулыландырырга була.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев