Түбән Каманың «Өченче буын университетында» яңа юнәлеш ачылды
Түбән Камада «Өченче буын университеты» инде 15 ел эшли, аның тыңлаучылары – 60 яшьтән узган меңнән артык түбәнкамалы.
Алар бии, җырлый, компьютер серләренә төшенә, спорт белән шөгыльләнә. Барлыгы 40 төркем оештырылган. Быел яңа юнәлеш ачыла – ротангтан үрү.
«Өченче яшь университеты» җитәкчесе Людмила Николаевна үрү буенча эшләремне күреп, миңа әлеге факультетны оештырырга тәкъдим итте. Без гади үрүдән башладык, аннары катлаулырак бизәкләргә күчтек. Без чәчәк савытлары, идән вазалары, кош оялары ясадык», – дип сөйләде ротангтан үрү факультеты җитәкчесе Әлфия Хаҗиева.
Бу һөнәрне 20 кеше өйрәнә. Алар арасында эшли торган пенсионерлар да бар. Дәресләр атнага ике тапкыр үткәрелә.
«Гаилә» милли проекты һәм «Актив озын гомер» төбәк программасы ярдәмендә Валерий Григорьев үзенең күптәнге хыялын тормышка ашыра.
«Минем иң элек тал чыбыкларыннан үрергә өйрәнәсем килде, эшне ротангтан башладым. Миңа калса, аннары җиңелрәк булыр», – дип фикерләре белән уртаклашты Валерий Григорьев.
«Башта, әлбәттә, авыр булды. Ләкин безнең шундый укытучыбыз бар – ул безне яхшы өйрәтә, һәм без хәзер үзебезне осталар итеп хис итәбез», – дип билгеләп үтте ротангтан үрү факультеты тыңлаучысы Валентина Андреева.
Хәзер түбәнкамалылар пасха тарелкасы үрәргә өйрәнә. Май аенда «Өченче буын университеты» студентларында чыгарылыш кичәсе булачак, анда уртак күргәзмә оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев