Түбән Каманың махсус операция ветераннары солдат язмышлары турында җырлар башкардылар
Үзләре иҗат итәләр, үзләре башкаралар. Җырлары – хәрбиләрнең сугышта күрсәткән батырлыклары, язмышлары турында.
Барысы да – тормыштан алынган. «Добробат» төркеме түбәнкамалылар алдында чыгыш ясады. Әлеге коллектив махсус хәрби операция ветераннарыннан тора.
Сәхнәдә – «Добробат» төркеме солитстлары. Иван Хомяков белән Марат Сәйфуллин – 2022 елда махсус хәрби операция зонасында танышканнар. Соңрак музыкаль коллектив оешкан. Хәзер автомат урынына кулларында – микрофон.
Шигырь юллары – күңелгә үтеп керерлек. Барысы да – тормыштан алынган. Җырлары – хәрбиләрнең сугышта күрсәткән батырлыклары, язмышлары турында. Үзләре иҗат итәләр, үзләре башкаралар. Репертуарда берничә дистә җыр. Әниләр темасы – иҗатларында аерым урынны алып тора.
Залда утыручылар – Ватанны саклаучыларның ата-аналары, хатыннары – һәр чыгышны көчле алкышларга күмәләр. Музыкаль төркем гастрольләргә дә еш чыга. Бергә хезмәт иткән дусларын күреп- хәлләрен белешү төп бурыч, диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев