Түбән Каманың Лесная урамында ишегалларын төзекләндерү эшләре төгәлләнә
Хәзерге вакытта юл эшчеләре өслекне ремонтлау белән мәшгуль.
Түбән Каманың Лесная урамында «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында төзекләндерү эшләре төгәлләнә.
Проект 57, 59, 61, 63, 69, 71 һәм 73 нче йортлар янындагы территорияне колачлый. Хәзерге вакытта юл эшчеләре өслекне ремонтлау белән мәшгуль: яңа тротуар юллары яңартыла һәм өстәлә, машина йөрү өлеше киңәйтелә һәм машина кую урыннары саны арта.
Моннан тыш, төзекләндерү барышында ишегалларында заманча балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылды, кече архитектура формалары куелды һәм тышкы яктырту баганалары алыштырылды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев