Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманың Лемаев мәйданында Яңа ел шәһәрчеге ачылды

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин Яңа ел бәйрәме белән котларга килде.

Түбән Каманың Лемаев мәйданында кызыл шар рәвешендәге зур чыршы уенчыгы, балкып торган болан, ак аю сыннары, «Золушка» әкиятеннән карета һәм 16 метрлы ак гүзәл аты белән Яңа ел шәһәрчеге үз ишекләрен ачты. Түбәнкамалылар, шулай ук шәһәр кунаклары өчен концерт программасы әзерләнде. Бәйрәмнең төп геройлары булып, Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкият геройлары тора. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин Яңа ел бәйрәме белән котларга килде. Ул шәһәр халкына Түбән Кама үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. "Һәрберегезгә рәхмәт, нәкъ менә сез безнең шәһәрне яхшырак итәсез. Аерым рәхмәт сүзләрен "ТАИФ-НК"компаниясенә җиткерәсе килә. Ул безгә бу тылсымлы чыршы шәһәрчеге рәвешендә матур бүләк ясады. Киләсе елда һәркемнең яхшы кәефе һәм шатлык өчен сәбәбе булсын«, — диде ул.

Тантаналы өлештән соң, бәйрәм программасын «Легкие крылья» Әлмәт урам театры дәвам итте. Актерлар «Әбикины сказки» интерактив спектаклен күрсәтте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев