Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Каманың легендар хирургы вафат булды

77 яшендә ТР һәм РФның атказанган табибы, күренекле хирург Идрис Вәлитов арабыздан китте.

Ул 4 февральдә вафат булды. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр медицина өлкәсендә эшләвен дәвам итте.

Казан медицина институтын тәмамлаган Идрис Вәлитов 1973 елдан башлап тормышын Түбән Кама белән бәйләде. Ул шәһәрнең хирургия хезмәтенә нигез салучыларның берсе булды. Аның һөнәри юлы – зур хезмәт тарихы: ул Алжирда һәм Туниста хезмәт иткән, Германиядә тәҗрибә туплаган һәм аны үз шәкертләренә тапшырган. Түбән Кама үзәк хастаханәсенең күпчелек хирурглары – аның тәрбияләнүчеләре.

Идрис Вәлитов хирург вазифасыннан хирургия буенча баш табиб урынбасарына кадәр хезмәт юлы узды. 2023 елда да үз һөнәренә тугры калып, медицина ярдәме сыйфатын экспертизалау бүлегендә хирург булып эшләвен дәвам итте. Аны «алтын куллы табиб», «барлык хирургларның укытучысы» һәм «игътибарлы белгеч» дип йөрттеләр.

Аның хезмәте ТР һәм РФның атказанган табибы исемнәре, шулай ук «РФ сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе белән югары бәяләнде.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев