Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманың «Ләззәт» ансамбле җитәкчесе: «Безнең ансамбль шәһәрдәшләребез йөрәгендә аерым урын алып тора»

Гаилә башлыгы һәм илһамчысы Флюр Гайнемөхәммәтов — күпсанлы проектларның оештыручысы.

Гайнемөхәммәтовлар гаиләсе узган гасырның 70 нче елларыннан башлап, бүгенге көнгә кадәр Түбән Каманың һәрбер мөһим бәйрәмендә яки чарасында катнаша. Гаилә башлыгы һәм илһамчысы Флюр Гайнемөхәммәтов — күпсанлы проектларның оештыручысы. Аның горурлыгы — «Ләззәт» ансамбле. 

Яшьлек хыялы 
Татар халкын берләштерерлек ансамбльне оештыру юлы гади хыялдан башлана. Флюр Гайнемөхәммәтов Алабугада укыганда еш кына авылын сагына. «Без яшь чакта егетләр һәм кызлар авылда спектакльләр уздыра идек. Яшьләр шунда очрашып, бииләр, җырлыйлар иде. Шул кичәләрдә төрле-төрле борынгы уеннар да оештырдык. Мондый искиткеч, күңел җылылыгы белән тулы кичәләрне мин шәһәрдә дә уздырырга хыялландым», — дип искә ала Флюр Гайнемөхәммәтов. Ләкин беренче коймак төерле булып чыга — хыялы тормышка ашмый кала. Укып бетергәч, ул Сарман мәдәният йортына эшкә урнаша һәм шунда гына беренче татарча җыр-бию кичәсе үткәрүгә ирешә. 

Ләкин 1969 елда, армиядә хезмәт итеп, Түбән Камага күченгәч кенә хыялы тулысынча тормышка аша. «Кайткач шуңа гаҗәпләндем, шәһәр урамнарында татар егетләре һәм кызлары бик күп, ләкин шунысы кызганыч, бию кичәләрендә гел урысча яки инглизчә генә җырлар яңгырый иде. Нишләп әле бу алай соң, дип гел уйланып йөрдем. Безнең татар җырлары да күңел кылларын тибрәндерерлек бит», — дип сөйли Флюр ага.

Хыялын тормышка ашыру уе белән янган яшь егет, тиз арада талантлы шәһәрдәшләр төркемен җыйный да, кичә уздырырга урын эзли башлый. Флюр Гайнемөхәммәтов өч тулай торакны урап чыга, комендантлардан татар телендә җыр-бию кичәсе уздырырга рөхсәт сорый. Тик ризалык бирүче генә булмый. Төзүчеләр урамындагы 10 йортта урнашкан тулай торак коменданты Лиза ападан гына уңай җавап ишетә: «Уздыр әйдә, утыртсалар, икебезне дә утыртырлар!» — ди мәрхәмәтле апа. 

Кичен яшьләр Кызыл почмакка җыелалар. Барысы да хәзер рус көйләре яңгырар дип көтә, ә ансамбль татар көйләрен сыздырып җибәрә. Яшьләр шаккатып кала. Рөстәм Рахманкулов уңайсыз бхәлдән чыгу җаен таба — уртага чыгып, бии башлый. Биюгә акрынлап кызлар да кушыла. Икенче көнне татар яшьләре шул кичә турында гына сөйләшә. 

Яңа оешкан татар төркеме барлык кичәләрдә дә чыгыш ясый башлый. Ләкин бу уңыш кына Флюр Гайнемөхәммәтовка бик аз булып күренә. «Минем зуррак дәрәҗәдә чыгыш ясыйсым килде. Шуңа күрә вокаль-инструменталь ансамбль оештырырга булдым. «Ләззәт» шулай туды да инде», — дип искә ала ул. Шулай итеп, күп еллар элек туган хыял, күзгә күренеп формалаша башлый: яңа туган ансамбль ярдәмендә шәһәребездә татар телендә тематик ял кичәләре уздырыла башлый. Киңәш сорап, Флюр Гайнемөхәммәтов мәдәниятнең әйдәп баручы эшлеклеләренә дә барган, ләкин алар аның белән кызыксынмаганнар да.

Уңыш кичәләре 
Ләкин бер очрак кыенлыкларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. «Ләззәт» егетләре Яр Чаллыга юл тота: аларны татар халык шагыйре Сибгат Хәкимнең юбилей кичәсендә чыгыш ясарга чакыралар. Түбән Кама язучысы Рахмай Хисмәтуллин шунда аларны күргәч, соклануын белдерә. Шул кичәдән соң мәдәният эшлеклеләре ярдәм кулы суза. «Безнең кичәләр базасында алар әдәби-музыкаль берләшмә төзеделәр. Ул бүген дә «Җидегән чишмә» дип атала, аларның даны бөтен республикага таралган», — дип искә алды Флюр Гайнемөхәммәтов. 

«Ләззәт» нең һәр кичәсе нинди дә булса танылган кешегә, коллективка яки вакыйгага багышлана. Иң беренче уздырылган кичәләрнең берсе, мәсәлән, ансамбль җырчысы Кифая Галиева иҗатына багышлана. Техника йорты залы тамашачы белән шыгрым тулы була. Шуннан соң уңышлы кичәләр чишмәсенең агымы туктамый инде...

«Ләззәт» концертлары бүген дә җентекләп әзерләнелә. Флюр Гайнемөхәммәтов әйтүенчә, программаны төзер өчен берәр ай таләп ителә. Өч-дүрт атна эчендә булачак кичәнең сәхнәдә чыгышлар тәртибе языла, чыгыш ясаучылар исемлеге төзелә. Гадәттә, кичә ике бүлектән тора. Беренчесендә артистлар сәхнәдә сәгать ярым чыгыш ясый. Икенче бүлектә бәйрәм фойега күчә. Кичәләрне элеккечә Мингалим Мөхәммәтшин алып бара. 

«Безнең ансамбль шәһәрдәшләребез йөрәгендә аерым урын алган дип уйлыйм мин. Безгә киләләр, хәтирәләре белән уртаклашалар. Без аларның барсын да тормышка ашырырга тырышабыз. Бер кичәдә миңа ирле-хатынлы пар мөрәҗәгать итте. Ир — бишенче мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли икән. Алар безнең кичәдә танышып, бер-берсенә гашыйк булып, өйләнешкәннәр. Бик күп рәхмәт сүзләре әйттеләр. Алардан кала безнең кичәләрдә тагын берничә пар кавышты: Рахманкуловлар, Нигъмәтуллиннар, Нотфуллиннар, Миннегалиевләр, Мотыйгулиннар һәм башкалар. «Ләззәт» берләштерә, кавыштыра!», — дип нәтиҗә ясады Флюр Гайнемөхәммәтов. 

  • PS. 15 апрельдә, Халык иҗаты йортында, «Ләззәт» халык эстрада ансамбленең юбилей концерты була. Башлана 18.30 сәгатьтә. Керү ирекле. Килегез, концерт шә-ә-әп булачак!

Ландыш Сәярова
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев