Түбән Каманың квартал эчендәге юлларын кардан чистарту өчен яңа подрядчы компания җаваплы
Түбән Кама шәһәрендә 1 гыйнвардан башлап квартал эчендәге юлларны кардан арындыру эшләренә яңа подрядчы компания кереште.
Әлеге оешманың төзекләндерү өлкәсендә бай тәҗрибәсе бар һәм ул хәзер инде Түбән Кама территориясендә кар җыю һәм чыгару буенча актив эшчәнлек алып барачак.
«Безнең автопаркта 16 фронталь төягеч һәм сигез самосвал бар. Техникабыз иртәдән кичкә кадәр өзлексез эшли. Иң элек халыктан иң күп зар килгән, проблемалы саналган урыннарга игътибар итәбез. Анда эшләрне тәмамлагач, алдан төзелгән график нигезендә башка кварталларны да кардан чистарта башлыйбыз», – дип белдерде подрядчы компаниянең җитәкчесе Дмитрий Крец.
Подряд оешмасы шулай ук шәһәрнең сәнәгать предприятиеләре территорияләрен җыештыру белән шөгыльләнә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев