Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Каманың «Ковер» үзәге 8 еллыгын 10 октябрьдә бәйрәм концерты белән билгеләп үтәчәк

Бәйрәм программасына тантаналы бүләкләү, артистлар чыгышы, яктылык тамашасы, «ачык микрофон» һәм дискотека керә.

Түбән Камада «Ковер» яшьләр инициативалары үзәге быел үзенең сигезенче туган көнен билгеләп үтәчәк. Бу вакыйга уңаеннан 10 октябрьдә оештыручылар һәркемне бәйрәм чарасына чакыра.

Чакыруда хәбәр ителгәнчә, сигез ел эшләү дәверендә «Ковер» да бик күп проектлар гамәлгә ашырылган.

«Болар барысы да — сезнең ярдәмегез белән, кадерле дусларыбыз! Шуңа күрә без бу көнне сездән башка билгеләп үтә алмыйбыз!» — дип яза оештыручылар.

Бәйрәм программасына тантаналы бүләкләү, артистлар чыгышы, яктылык тамашасы, «ачык микрофон» һәм дискотека керә. Чара 17:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев