Түбән Каманың «Кама» пляжында ир-атны коткарганнар
52 яшьлек ир-ат көзән җыеру синдромы белән медикларга тапшырыла.
Түбән Кама районының Красный Ключ бистәсендәге «Кама» пляжында бер ир-атны коткарганнар.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, коткаручылар кизү торганда су коенучы ир-атның бата башлавын күрәләр. Соңрак ачыкланганча, ир-атны көзән җыера башлый.
Коткаручылар аны ярга чыгаралар һәм ашыгыч ярдәм чакырталар. 52 яшьлек ир-ат көзән җыеру синдромы белән медикларга тапшырыла.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев