Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманың Каенлы авылында Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә мемориаль такта куелды

Районыбызның Каенлы авылында күренекле дин белгече, халык табибы, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә мемориаль такта кую тантанасы булды.

Иң беренче чиратта, Т. Ялчыгол кем ул һәм аның безнең төбәккә нинди кагылышы бар, шул хакта кыскача гына тарихи искәрмә ясау урынлы булыр. Чөнки, ни кызганыч, бу шәхес турында белмәүчеләр шактый әле. Бу аның милләтебез өчен башкарган хезмәтләре аз булудан түгел, ә халкыбызны, бигрәк тә яшь буынны, аның хезмәтләре белән таныштыру тиешле дәрәҗәдә булмаудандыр, бәлки. 

Таҗетдин үзенең чирек гасыр гомерен әтисе белән мосафирлык итеп уздыра. XVIII йөз ахыры — XIX йөз башында Казан, Уфа, Оренбург һ.б. губерна авылларында укыта. Соңрак алар хәзерге Татарстан җиренә кайтып урнашалар. Таҗетдиннең әтисе Ялчыгол хәзрәт 1785 елда 65 яшендә хәзерге Мамадыш районы территориясендәге Кече Сон авылында вафат була. Таҗетдин үзе Кама аръягына чыгып, авылларда муллалык итә, кешеләрне дәвалый.

Ул гомеренең иң нәтиҗәле елларын районыбызның Каенлы (1792-1799) һәм Кызыл Чапчак (1799-1824) авылларында уздырган, имамлык иткән, дин сабагы укыткан, 10нан артык фәлсәфи-әхлакый хезмәтләр язган. Аның китаплары тарихи вакыйгаларны, әдәбиятны, халык медицинасын, диниәдәби темаларны шәрехләүгә багышлана. «Рисаләи Газизә» китабы гына да 1847 елда Санкт-Петербургта, соңрак берничә тапкыр Казанда басылган... 

Тарихи документлары сакланмау сәбәпле, Кызыл Чапчак авылындагы тормышы әлегә ныклап өйрәнелмәгән. Ә менә Каенлы (ул елларда Татар Ерыклысы) авылында яшәгән чорын халыкка җиткерүдә һәм исемен мәңгеләштерүдә соңгы елларда алга китеш бар, аңа багышлап фәнни-гамәли конференцияләр оештырыла. Мәгърифәтчегә истәлек тактасы кую да, шул эшчәнлекнең бер юнәлеше, дисәм хата булмас... 

Әлбәттә, һәрбер зур эштә башлап йөрүче кирәк. Түбән Кама шәһәрендә җаваплы урыннарда эшләп, хәзерге вакытта туган авылы Каенлыда гомер итүче Рафаил Хәбибуллинның мәшһүр авылдашы Т. Ялчыголга мемориаль такта ачу нияте инде күптән бар иде. Һәм менә ул, теләктәш кешеләр ярдәме белән, үзенең ниятен тормышка ашырды. Бу көндәге истәлекле чара турында Рафаил Исмәгыйль улы үзе менә нәрсәләр сөйләде: 

— Мин әтиләрдән, әби-бабайларымнан ишетеп, Таҗетдин Ялчыголның безнең авылда яшәгәнлеге турында инде күптән белә идем. Аның күп хезмәтләре мәгълүм, язып калдырган китаплары хакында да беләм. Үзебезнең авылның китапханә мөдире Флера Гарипова да аның хезмәтләре турында бик күп мәгълүмат бирде. Шуннан соң бу олуг шәхеснең исемен мәңгеләштерергә кирәк дип уйлана башладым. Шул хакта аксакаллар белән дә киңәштем, уртага салып фикер алыштык. Истәлек тактасын куюда теләктәшләр дә таптым. Беренче укытучыларым Җәмил абый белән Гамбәрия апаның уллары авылдашым Дамир да әлеге эшкә бик теләп кушылды, үзеннән матди ярдәм күрсәтте.

Каенлыда мәгърифәтчегә мемориаль такта ачу тантанасы башланганчы, чарада катнашучыларны авыл мәдәният йортына чакырып, Таҗетдин Ялчыголның тормыш юлына һәм эшчәнлегенә багышланган бик эчтәлекле конференция уздырылды. 

Түбән Кама башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Арсланова тантанада катнашучыларны әлеге истәлекле вакыйга белән котлады. Т. Ялчыгол кебек олуг шәхеснең исемен мәңгеләштерүнең әһәмияте турында ассызыклап әйтте. 

Конференцияне алып баручы китапхәнәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Гарипова мәгърифәтченең тормыш юлының һәр баскычын бик тәфсилләп сөйләде. Таҗетдин Ялчыголның тормыш юлы турында тарихи мәгълүмат туплауда һәм аны бу чарада катнашучыларга җентекләп җиткерүдә аның хезмәте югары бәягә лаек.

Мәгърифәтче тормышының төрле чорларын яктырткан чыгышларда булды. Аерым алганда, Каенлы авылы имамы Нияз хәзрәт, гомум белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Расим Гарипов, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гарипова, китапханәче Гөлнар Фәрхетдинованың тематик чыгышларында залдагылар хуплап кабул итте. Авылның ак әбие хаҗия Рәйсә апа Абдуллина башкаруында «Бу мөбарәк җомга көн» мөнәҗәте, Разия Якупова һәм 6 нчы сыйныф укучысы Данияр Ибраһимовның «Буыннар чылбыры өзелмәсен» дигән композициясе, Фәүзия Әхмәтшина һәм Разия Якупова башкаруында «Каенлы вальсы» җыры тамашачылар тарафыннан алкышларга күмелде.

Чараның рәсми өлеше тәмамлангач, Флера Гариповадан шушы кадәр җентекле мәгълүматны каян җыеп бетерүе белән кызыксындым. 

— Китапханәдә авыл һәм авылдашлар турында күренгән материаллар җыелып бара бит. Таҗетдин Ялчыгол турында беренче тапкыр Фәхри Шәрәфиевның әле кулъязма хәлендәге «Каенлы авыл тарихы» н укыгач белдем һәм аның турында кайда нәрсә чыккан, шуларны туплый башладым, өйрәндем, башкаларга да сөйләдем. 15 еллар элек мөхтәрәм авылдашыбыз Рафаил Хәбибуллин Таҗетдин Ялчыголның портретын ясатып бүләк иткәч, китапханәдә Ялчыгол почмагы булдырылды. Кызыксынуымны ишетеп, Зәйдән "Ялчыгол укулары"н оештыручылар килеп, күреп киттеләр. Шуннан бирле алар һәр елны мине "Ялчыгол укулары«на чакыралар, бер тапкыр чыгыш та ясадым. Соңгы елларда авылдашларыбыз Рафаил Хәбибуллин белән Дамир Ахунов авылда шундый хөрмәтле кеше яшәп киткәнлеген белдереп торучы ниндидер истәлек билгесе куйдыру теләге белән яна башладылар. Аны тормышка ашыру ковид вакытында кичектерелеп торган иде. Ниһаять, быел менә ныклап тотындык, — дип сөйләде ул. 

Конференциядән соң килгән кунаклар ишегалдына чыкты. Алар арасында Таҗетдин Ялчыголның нәсел җебен дәвам итүче ерак кардәшләре да бар иде. Мемориаль тактаны ачу хокукы шуларның берсе Дамир Ахуновка һәм әлеге күркәм чараны оештыручы Рафаил Хәбибуллинга бирелде. Мәдәният йорты диварына беркетелгән истәлек тактасыннан ак япманы алу бу көннең иң тантаналы мизгеле булгандыр, мөгаен. 

Мәгърифәтченең нәсел җебен дәвам итүчеләр әле тагын булган икән — алар мемориаль такта янына җидәү чыгып басты. Үзләренең уй-фикерләре белән уртаклаштылар, Шушындый чараны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Форсаттан файдаланып, Дамир Ахунов янына килдем һәм бүгенге көндәге хис-кичерешләре белән кызыксындым. 

— Ерак гасырларда яшәгән Таҗетдин Ялчыголның нәсел дәвамчыларыннан берсе булам. Ул безнең әбиебез Мөшфыйка абыстай белән Ризаэтдин хәзрәтнең туганнары булган. Таҗетдин Ялчыголга истәлек тактасы булдыру әллә кайчан кирәк иде инде. Моннан ике ел элек авылыбызда конференция үткәргәннәр иде. Район аксакаллары оештырган шул конференциядә хәтер тактасы куярга дип карар кабул ителде. Һәм менә бүген, Аллага шөкер, ул бурычны үтәп чыктык, — диде Дамир Җәмил улы, куанычын яшермичә.

Алда язганымча, Таҗетдиннең әтисе хәзерге Мамадыш районындагы Кече Сон авылында җирләнгән. Әтисе үлгәннән соң, өч ел дәвамында, ул андагы мәдрәсәдә шәкертләр дә укыткан. Анда да бу шәхесне онытмыйлар икән. Чакырылган кунаклар арасында Мамадыш районы төбәкчеләре җитәкчесе Рәйсә Муллаәхмәтова да бар иде. Аның да уй-фикерләре белән уртаклашуын үтендем. 

— Миңа бу чара бик ошады. Программасы шулкадәр уйланып эшләнелгән. Чыгыш ясаучылар чарага җитди әзерләнгәннәр. Һәрберсенең киенүләренә кадәр мөселманча.

Үз-үзләрен тотышлары биредә катнашучыларны үзләренә җәлеп итеп тора. Һәркемгә тиешле игътибар бирелде. Бу килгән кунакларны гына түгел, Таҗетдин Ялчыголның рухын да хөрмәтләү була бит инде. Мамадышлыларга да, сездән үрнәк алып, мәгърифәтчегә мемориаль такта ачарга кирәктер, дигән уй да килде күңелемә. Ни әйтсәң дә, ул безнең төбәктә яшәп киткән, мәдрәсәдә укыткан, әтисенең кабере безнең туфрак та, — диде Рәйсә ханым. 

Түбән Кама аксакаллар шурасы рәисе Васил Камаловны Таҗетдин Ялчыголның нәсел дәвамчылары арасында күргәч, башта бик нык гаҗәпләнгән идем. Сораштыргач, ул бу хакта җентекләп аңлатты, нәсел шәҗәресен дә күрсәтте хәтта. Чыннан да, бабайлары шул нәселгә барып тоташа икән. 

— Ялчыголларның ерак оныгы буларак, мәшһүр якташыбызга истәлек тактасы ачу күңелемә бик тә хуш килде. Сүз дә юк, югары дәрәҗәдә оештырылган. Мемориаль такта ачу темасын аксакаллар шурасында инде күптән күтәргән идек. Истәлек тактасы урнаштыру буенча югарыга хатлар да яздык хәтта. Һәм менә мемориаль такта куелды. Шатлыклы вакыйга. Моны бер авыл җирлегендә генә түгел, район күләмендә дә башкар ырга кирәктер, дип уйлыйм. Чөнки Таҗетдиннең хезмәтләре бер авыл кешеләре өчен генә түгел, шулай булгач, бу шәхескә район, республика күләмендә дә тиешле игътибар бирелергә тиештер, минемчә. Күршеләребез Зәй районында аның исемен мәңгеләштерү буенча күп эшләр башкарыла. Ул анда яшәгән чорында халык дәвачысы булган, авыру кешене дәваларга барган җирендә, Имәнлебаш авылында вафат булган һәм шунда җирләнгән дә. Мәчетләре шуның исемен йөртә. Ел саен «Ялчыгол укулары» үткәрелә. Афәрин! Данлыклы мәгърифәтче якташыбызның исемен онытмыйлар, — дип үзенең уй-фикерләре белән уртаклашты ул. 

Күркәм чарадан соң килгән кунаклар авыл мәчетенә җыелып, җомга намазы укыды. Соңыннан аларны Таҗетдин Ялчыголга истәлек тактасы ачу тантанасы хөрмәтенә әзерләнгән чәй табынына чакырдылар. 

Кунаклар белән саубуллашканда Рафаил Исмәгыйль улы үзенең тәэсирләре белән уртаклашты: 

— Алдыма куйган зур бурыч үтәлде. Таҗетдин Ялчыголга истәлек тактасы ачылгач, иңнәремнән авыр йөк төшкәндәй булды. Куанып туя алмыйм. Бу эштә ярдәм күрсәткән авылдашларыма, чын күңелдән булышкан, теләктәшлек күрсәткән барча кешеләргә, безне хөрмәт итеп читтән килгән кунакларга олы рәхмәт. Ист әлек тактас ы ачуның максаты мәшһүр авылдашыбыз Таҗетдин Ялчыголның исемен мәңгеләштерү юлында тагын бер адым булса, күмәк эш барышында авылдашларымның бердәмлеген күрү үзе тагын бер куаныч булды, — диде ул.

Фәрит Имамов фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев