Түбән Каманың ике мәктәбендә мигрант балалары өчен тестлаштыру узачак
Тест һәр айның соңгы чәршәмбесендә узачак.
Түбән Кама мәктәпләренә укырга керүче чит ил гражданнары балалары өчен рус телен белүгә тестлар 2нче мәктәптә һәм 32нче гимназиядә үткәреләчәк. Бу хакта НМР буенча мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Эльмира Петкова сөйләде.
Тест һәр айның соңгы чәршәмбесендә узачак. Нәтиҗәләр бала керә торган мәктәпкә юнәлдереләчәк.
Әгәр билге өчледән түбән булса, баланың ата-анасына рус теле курсларын узарга киңәш ителәчәк. Бу курслар уздырылачак мәктәпләр исемлеге әле расланмаган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев