Түбән Каманың яшьләр учреждениеләре 2,6 млн сумлык грантлар отты
Грант конкурсын Татарстанның Яшьләр министрлыгы үткәрде.
Түбән Каманың яшьләр белән эшләүче дүрт учреждениесе үз проектларын гамәлгә ашыруга грантлар отты.
Грант конкурсын Татарстанның Яшьләр министрлыгы үткәрде. Нәтиҗәләр министрлык сайтында бастырылды.
«Камский Артек» «Киләчәк остазлары» проектына 550 мең сум алачак, «Яшьләргә ярдәм итү үзәге»нә «Игелекле Түбән Кама» проектына 500 мең сум, «Патриот» үзәгенә «Игелекле эшләр десанты» проектына 600 мең сум юнәлдереләчәк. Иң зур грантны, 955 370 сумны, «Сплав по реке Зай» проектын белдергән «Заря» лагере откан.
Конкурс комиссиясе республиканың 37 шәһәр һәм районыннан барлыгы 69 проект сайлап алган, алар 2025 елда гамәлгә ашырылачак. Финанслауның гомуми суммасы 50 млн сум тәшкил итә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев