Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Каманың яңа микрорайонында төзелә торган «Ак каен» мәчетен тышлый башладылар

Мәчетне бу көздә ачарга ниятлиләр.

Эшчеләр төзелеп килүче «Ак каен» мәчетендә тышлау эшләренә керештеләр. Проект нигезендә бина ак төстә булырга тиеш. 

Дин тотучылар җыйган акчага Белгород заводында җитештерелүче тышлый торган кирпеч сатып алганнар. 

Кызыл кирпеч өстенә дога рәвешендә ак кирпеч салачаклар. Бу процесс күп вакыт таләп итә, монда беренче рәтне дөрес һәм хатасыз салу мөһим.

«Ак каен» мәчете 35а микрорайонында урнашкан. Төзелеш эшләре 2019 елда башланды. Мәчет тирәсендәге территорияне коймалар белән әйләндереп алмаска булганнар — ул ачык булачак һәм ял итү урыннары булган парк зонасы белән әйләндереп алыначак.

Мәчетне бу көздә ачарга ниятлиләр.

«Безнең максат — җәй дәвамында мәчетебезне тулысынча тышлау, тәрәзәләр кую, мәчет территориясенә брусчатка җәю, төзекләндерү белән шөгыльләнү», — дип сөйләде Түбән Кама муниципаль районы имам-мөхтәсибе Салих Хәзрәт Ибраһимов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев