Түбән Каманың яңа микрорайоннарында спорт мәйданчыгы төзергә мөмкиннәр
Спорт министрлыгы бу микрорайонны үз планына кертте инде.
Түбән Каманың 49нчы микрорайонында универсаль спорт мәйданчыгы төзергә мөмкиннәр.
Яңа районнарда яшәүчеләр 36 нчы мәктәп территориясендә яшүсмерләрнең ял итү урыннары булмау мәсьәләсен күп тапкырлар күтәрде. Берничә көн элек НТР 24 редакциясе тагын шундый мөрәҗәгать алды.
Аңа җавап итеп администрациянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, спорт министрлыгы Түбән Кама муниципаль районының физкультура идарәсе соравы буенча 49 нчы микрорайонны үз планына керткән.
«Физик культура һәм спорт идарәсе спорт министрлыгына 2025-2026 елларда 49 нчы микрорайонда универсаль спорт мәйданчыгы төзүне сорап хат юллады. Спорт министрлыгы бу микрорайонны үз планына кертте инде. Тиздән сезнең районда спорт белән шөгыльләнү һәм ял итү өчен менә дигән заманча спорт мәйданчыгы пәйда булыр дип өметләнәбез».
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев