Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Каманың яңа ел афишасы: 11 гыйнварга кадәр концертлар, уеннар һәм шугалаклар

Шәһәрдә күп кенә күңел ачу чаралары планлаштырылган.

Алда иң озын ял көннәре — быел алар 12 көн дәвам итә, 11 гыйнварга кадәр бәйрәм итәргә мөмкин булачак. Традиция буенча бу чорда түбәнкамалылар һәм шәһәр кунаклары өчен төрле күңел ачулар әзерләнгән — концертлар, урамда хәрәкәтчән уеннар, ярышлар, мәдәни чаралар.

Актив ял итәргә яратучылар өчен берьюлы берничә урында: «Гаилә», «Нефтехимиклар» һәм «Сабантуй» паркларында, «Батыр» һәм «Шинник» спорт комплекслары базасында, шулай ук боз сараенда боз мәйданчыклары ачылды. Шәһәрдә күп кенә күңел ачу чаралары планлаштырылган.

3 гыйнвар көнне балалар белән «Апуш» китапханәсенә барырга була — анда «Буратино белән Яңа ел маҗаралары» дигән мавыктыргыч тамаша әзерләнгән.

4 гыйнварда бөтен гаилә белән «Гаилә» паркына «Яңа ел каруселе» күчмә уеннары фестиваленә чакыралар.

5 гыйнварда шәһәрнең барлык паркларында да күңелле Яңа ел чаралары узачак:

— 11:00 — «Велики» паркы, «Чыршы янында кышкы уеннар» Яңа ел эстафетасы;
— 11:00 — Лемаев исемендәге сквер, спорт ориентлашуы;
— 11:00 — Тукай исемендәге парк, балалар өчен күңел ачу программасы;
— 12:00-14:00 — «Гаилә» паркы, уеннар һәм «Яңа ел киез итеге» эстафеталары.

Шулай ук 5 гыйнварда Түбәнкамалылар киокусинкай буенча турнир карый, яңа ел эстафеталарында һәм хәрәкәтчән уеннарда катнаша алачак.

6 гыйнварда 10:00 сәгатьтә «Батыр» спорт мәктәбендә ел саен үткәрелә торган «Чаңгы юлында очрашырбыз» акциясе старт ала.

Шул ук көнне 17:00 сәгатьтә «Кама Артегында» СВО катнашучыларын, аларның гаилә әгъзаларын һәм Сугышчан туганлык вәкилләрен Раштуа концертына көтәләр.

7 гыйнварда Халык иҗаты йортында Раштуага багышланган «Раштуа йолдызы астында 35 ел» чарасы узачак. Программада — театральләштерелгән һәм концерт тамашалары, кул эшләре күргәзмәсе, уеннар һәм конкурслар. Башлана 13:00 дә.

8 гыйнварда 10:00 сәгатьтә «Батыр» спорт мәктәбендә ел саен үткәрелә торган «Шугалакта очрашырбыз» акциясе башлана.

9 гыйнварда шәһәр паркларында «Безнең кыш», «Яңа ел йолдызлары», «Кышкы күңел ачулар» концертлары һәм театральләштерелгән тамашалар узачак.

Каникуллар вакытында ТЮЗ үзенең иң яхшы тамашаларын тәкъдим итәчәк — «Денискины рассказы», «Оле-Лукойе» һәм башкалар. Расписаниене театр сайтында табарга була.

Һәм, әлбәттә, һәр бала Кыш Бабай һәм Кар кызы янына кунакка эләгә алачак. Моның өчен Тукай исемендәге парктагы Кыш бабай резиденциясенә килеп, аларның уңайлы йортына күз салу да җитә. Ул көн саен 15:00 дән 21:00 гә кадәр, 11 гыйнварга кадәр эшләячәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев