Түбән Каманың генераль планына Тынычлык проспектыннан М-12гә чыгуны керттеләр
Түбән Кама районы Советы һәм шәһәр советының уртак утырышында депутатлар шәһәрнең генераль планына кертелгән төзәтмәләрне хуплады.
Кичә Түбән Кама районы Советы һәм шәһәр советының уртак утырышында депутатлар шәһәрнең генераль планына кертелгән төзәтмәләрне хуплады.
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рафаэль Игтисамов аңлатуынча, бу муниципалитет бурычларын хәл итү һәм инвестицион проектларны гамәлгә ашыру өчен кирәк.
Үзгәрешләр Спорт урамы һәм Омшанка елгасы арасындагы участокка кагылды. Инвестор тәкъдиме буенча торак төзелеше һәм күпфункцияле иҗтимагый-эшлекле зона чикләренә төзәтмәләр кертелде. Хәзер ике территория дә мастер-планда каралган мәдәни-күргәзмә үзәге төзелешенең бердәм концепциясе кысаларында берләштерелгән.
Төзәтмәләр шулай ук транспорт белән барып җитү мөмкинлеген яхшыртуга юнәлдерелгән. Генераль планда Химиклар һәм Тынычлык проспектлары киселешендә юл чишелеше төзү, аннары М-12 трассасына чыгу каралган.
Моннан тыш, шәһәрнең мастер-планы нигезендә автовокзал урынында яшьләр үзәге һәм Җиңү монументы янында сугышчан дан музее булдыру планлаштырыла.
Шул ук вакытта 29 һәм 29б микрорайоннарында Корабельная роща кырыенда алдан планлаштырылган юл төзелеше «яшел боҗра»ны саклап калу өчен туктатылды.
Сессиядә шулай ук шәһәрнең һәм авыл җирлекләренең яңа чикләре расланды. Әйтик, 171 гектарга якын сәнәгать җирләре шәһәр территориясеннән чыгарылачак һәм Прости авыл җирлегенә биреләчәк. Афанасово җирлеге территориясе елга порты янында логистик хаб булдыру өчен якынча 34 гектарга кыскарачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев