Түбән Каманың генераль планына берничә үзгәреш кертелде
Башкарма комитетта узган халык тыңлауларында шушы темага фикер алыштылар.
Түбән Кама районының генераль планында үзгәрешләр — башкарма комитетта узган халык тыңлауларында шушы темага фикер алыштылар.
Хәзер Җиңү мәйданында Ватанны саклаучылар истәлегенә музей комплексын урнаштыру өчен территория каралган, ә Спортивная урамы янәшәсендә яңа торак комплекс төзү өчен җир барлыкка килгән. Киләчәктә Спортивная урамы һәм Омшанка елгасы арасындагы зонаны үстерергә планлаштыралар.
Шулай ук шәһәр белән Прости авыл җирлеге арасындагы чикләр төзәтелде һәм Түбән Каманы төзекләндерү урыннары билгеләнде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев