Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Каманың «Гаилә» паркында экосукмакны заманча материаллар белән яңарталар

Аның озынлыгы 500 метр тәшкил итә.

Түбән Кама халкының яраткан «Гаилә» паркындагы экосукмак күптән искергән, һәм менә эшчеләр аны торгызуга керештеләр.

Аның озынлыгы 500 метр тәшкил итә. Элек анда саклагыч катнашма белән эшкәртелгән гади агач такталар кулланылган, алар 9 ел хезмәт иткән. Хәзер аларны сүттеләр һәм ким дигәндә икеләтә озаграк хезмәт итәчәк яңа өслек урнаштырачаклар.

«Бу такта эшкәртелгән пластиктан эшләнгән, әллә ни карап торуны, буяуны таләп итми һәм коррозиягә бирешми», — дип аңлатты парклар һәм скверларны карап тоту бүлеге башлыгы Эдуард Шарапов.

Аның сүзләренчә, шәһәрлеләр экосукмак буенча кышкы вакытта да курыкмыйча йөри алачак, чөнки үзенчәлекле бизәк аркасында анда бозлавык хасил булмый.

«Гаилә» паркында тагын берничә төзекләндерү эшләре башкарылды: баскетбол кырында һәм бадминтон мәйданчыгында өслекләр алыштырылды.

«Әлеге идән катламы резина валчыкларыннан эшләнгән, калынлыгы 3 сантиметр тәшкил итә, бу йөргәндә сизелә», — дип билгеләде Эдуард Шарапов.

Моннан тыш, паркта бер айдан артык вакыт дәвамында фонтанны ремонтлау эшләре бара. Тиздән аны тәртипкә китерәчәкләр һәм шунда ук кышкы чорга консервациягә дучар итәчәкләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев