Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманың «Гаилә» паркында «Беренче заттан» дип аталган күргәзмә эшли

Бу экологик фотопроектның төп максаты — шәһәр яшәешенең табигать белән гармонияле бәйләнеше, аларның бер-берсе белән килешеп, тату яшәвен сурәтләү.

Шәһәр кешеләре, кош-хайваннар, сәнәгать заводлары. «Гаилә» паркында 5 нче июньнән кабатланмас күргәзмә ачылды. Фотосурәтләр саф һава астында барлык шәһәрдәшләребезне шатландырып, балкый. 

Күргәзмәнең «Беренче заттан» дип аталуы очраклы түгел. Бу экологик фотопроектның төп максаты — шәһәр яшәешенең табигать белән гармонияле бәйләнеше, аларның бер-берсе белән килешеп, тату яшәвен сурәтләү.

Ольга Манидичева, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары: 

«Татарстан — Россиянең нефть химиясе кластерларының берсе булып тора. Без әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләсенә сак карыйбыз. Бу өлкәдә безгә төбәкнең төп предприятиеләре дә даими ярдәм итүенә мин бик шатмын. Хезмәттәшләребезне мөһим ачылыш белән котлыйбыз. Татарстанда яшәүчеләрне һәм туристларны бу матур фотокүргәзмә белән танышырга чакырабыз». 

Күргәзмәне оештыручылар фотосурәтләрне әзерләгәндә, кеше кулы кагылмаган табигать югары технологияләр белән бер рәттә, якын тирәдә яши аламы, дигән сорауга җавап бирергә тырышканнар. Проект өстендә профессиональ россиякүләм фотографлар эшли: Павел Маркелов («Коммерсантъ», РБК, «Профиль», Forbs, National Geographic), Руслан Шамуков (ТАСС, «Россия сегодня», National Geographic, Regnum), табигать, хайваннар һәм кошлар фотоларын Радик Кутушев белән «Нефотограф» ясый һәм башкалар. Оештыручы — Мәскәү дизайн музее. 

Бу матур күргәзмәне теләгән һәркем «Гаилә» паркына килеп күзәтә ала. Ул 30 нчы сентябрьгә кадәр эшләячәк. 

Ландыш Сәярова 
Автор фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев