Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманың «Гаилә» ял паркында «Алиһә — Богиня» фестивале узды

Шәһәребездә беренче тапкыр гына уздырылган чараны Түбән Кама китапханәләр берләшмәсе хезмәткәрләре оештырды.

Кызыклы уеннар, осталык дәресләре, җыр, бүләкләр — «Гаилә» ял паркында узган «Алиһә — Богиня» фестивале чын мәгънәсендә зур гаилә бәйрәменә әйләнде.

Шәһәребездә беренче тапкыр гына уздырылган чараны Түбән Кама китапханәләр берләшмәсе хезмәткәрләре оештырды. Ул илебездә игълан ителгән «Гаилә елы» кысаларында үтте. «Гаилә — җәмгыятьнең нигезе, дибез. Бербереңне аңлау, хөрмәт итү, мәхәббәткә корылган гаиләләр генә озын гомерле була. Андый гаиләләрдә туып үскән балалар да бәхеткә төренеп яши. Гаиләдә хатын-кызның үз урыны, роле бар. Ирен кадерләп яшәү, балалар тәрбияләү, өй җылысын, гаилә учагын саклау — барысы да аның җилкәсендә. Димәк, гүзәл затларга күпме генә мәдхия җырласак та, аз булыр төсле. Шуңа күрә бүгенге фестивальне алиһәләребезгә багышладык», — диде берләшмә директоры Ольга Гудошникова, чараны ачып, һәм фестивальгә озын гомер теләде. 

Сәламләү сүзләрен бүләкләү тантанасы алыштырды. Сәхнәгә китап укырга яратучы гаиләләрне чакырып тәбрикләделәр. Ногиновлар, Горевлар, Суханаевлар, Губернаторовлар, Исламовлар, Токаревлар, Закировлар гаиләләренә берләшмә директорының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә «Илһам» эстрада ансамбле артисты Юрий Вишневский һәм «Второе дыхание» бию театры җырчысы Варвара Волкова чараны үз чыгышлары белән бизәде. 

Бәйрәмдә һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль таба алды. Милли кием белән якыннан танышырга теләүчеләргә китапханәче кызлар татар хатынкызларының өс киемнәре турында сөйләде. Түбән Новгородтан әбисе белән кунакка кайткан кечкенә Диана калфак киеп, истәлеккә фотога да төште әле. «Кайткач, дус кызларыма күрсәтәм, шаккатсыннар. Калфак кигән кызлар, чыннан да, күз явын алырлык икән бит», — диде кызчык, соклануын яшерә алмыйча.

Чәч үрү, брошка, аквагрим ясау буенча осталык дәресләре дә паркка килүчеләрдә зур кызыксыну уятты. Токмач кисәргә өйрәнүчеләр арасында ир-атларны күреп, кем генә сокланмады икән! Коймак пешерүчеләр яныннан да кеше өзелмәде. Ә алтын куллы кызларыбыз аларның ниндиләрен генә әзерләп күрсәтмәде: белен, тәбикмәк, кечкенә һәм татлы коймаклар — чаж да чож килеп торган майлы таба янында коймак пешерергә теләүчеләрдән озын чират хасил булды хәтта. Охшаганнарының рецептларын үзләре белән дә алып киттеләр. 

Психолог Дания Трухан бәйрәм кунакларына гаилә кыйммәтләре, традицияләр, аларны саклап, килер буыннарга тапшыру әһәмияте турында сөйләде, сорауларына җавап бирде. Иң җитезләр, көчлеләр спорт мәйданчыгын үз итте — ярыш-бәйгеләрдә бил алышты. Фотозонада туктап, истәлеккә фотога төшәргә теләүчеләр дә байтак иде. 

Әйе, гаилә сүзенә зур бер галәм сыйган. Анда һәрвакыт мәхәббәт, наз һәм яктылык хакимлек итсен иде! 

Айгөл Гәрәева, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре. 
Любовь Смирнова фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев