Түбән Каманың Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә «Мин татарча укыйм» конкурсы җиңүчеләрен котладылар
Алар текстны дөрес тә, үтемле дә, оста да укырга тиеш. «Мин татарча укыйм» муниципаль бәйгедә катнашучыларга шундый таләпләр куела.
Конкурс Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә алтынчы тапкыр үткәрелә. Быел ул Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланды. Үзенчәлеге шунда - чыгышлар махсус әзерләнми, конкурсантлар текст белән урында гына танышалар.
Яшь үзенчәлекләренә карап, бәйге ике номинациядә үткәрелә: 20 яшькә кадәр, 20яшьтән өлкәнрәкләр. Барлыгы 30 кеше катнашырга теләк белдергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев