Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманың Физик культура һәм спорт идарәсе яңа машина алды

Аны Алексей Урезов кабул итеп алды.

Физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт органы оешуга 100 ел тулу уңаеннан, Түбән Камага яңа «Лада Гранта» автомобиле бүләк ителде. 

Казанда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең физик культура һәм спорт өлкәсендәге бүлекләренә һәм идарәләренә 45 автомобиль тапшырдылар. Тантанада ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин һәм ТР спорт министры Владимир Леонов катнашты. 

Түбән Камага бирелгән яңа автомобиль ачкычларын муниципаль районының Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Алексей Урезов кабул итеп алды.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев