Түбән Каманың дәүләт автоинспекторлары исерек хәлдә машина йөртүчеләрне ачыклаячак
Контроль шул исәптән яшерен күзәтү юлы белән дә башкарылачак.
Яңа ел бәйрәмнәрендә Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтте.
Бу көннәрдә исерек килеш, хокуксыз идарә итү, каршы як полосага чыгу, балаларны дөрес йөртмәү кебек хокук бозуларны кисәтү буенча рейдлар уза.
Контроль шул исәптән яшерен күзәтү юлы белән дә башкарылачак. ГАИ машина йөртүчеләрне юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә, ә ата-аналарны балаларның куркынычсызлыгын контрольдә тотарга чакыра.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев