Түбән Каманың Бигеш аэропорты «Россиянең һава капкасы» XI милли премиясенә ия булды
2025 ел нәтиҗәләре буенча Н.В. Лемаев исемендәге Бигеш халыкара аэропорты «Россиянең һава капкасы» илкүләм премиясенең берьюлы ике номинациясендә җиңү яулады.
Бүләкләү тантанасы NAIS граждан авиациясе инфраструктурасы күргәзмәсендә узды.
Түбән Кама һава аланы «Елның иң яхшы аэропорты» номинациясендә 500 мең - 1 млн пассажирга хезмәт күрсәтүче аэропортлар категориясендә илнең иң яхшысы дип танылды. Шулай ук пассажирлар сайлавы буенча «Иң уңайлы аэропорт» исеменә лаек булды.
Әлеге бүләкләр сервисның югары дәрәҗәсен, команданың профессиональлеген һәм аэропорт инфраструктурасының системалы үсешен раслый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев