Түбән Каманың беренче төзүчесе белән очрашу
Түбән Камада легендар шәхес - шәһәрнең беренче төзүчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны Татьяна Наговицына белән иҗади очрашу узды.
Үзәк китапханәдә үткән әлеге чарада мөхтәрәм шәхес яшь буын белән үзенең тормыш тәҗрибәсе, шәһәрнең үсеш тарихына кагылышлы кызыклы вакыйгалары белән уртаклашты.
1971 елда Түбән Камага күченеп килгән Татьяна Наговицына ул вакытта шәһәрнең нибары бер микрорайон зурлыгында булуын искә ала. Газетада эш башлап, соңыннан күп еллар политехника көллиятендә укыткан, социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча администрация башлыгы урынбасары вазыйфасын башкарган, бүген ул Түбән Кама районы ветераннар советы рәисе урынбасары булып эшли.
«Безнең шәһәр үзенчәлекле, биредә яшәүче кешеләр дә үзенчәлекле. Бигрәк тә, беренче төзүчеләр. Алар бөтенләй яшәү урыны булмаган җирне үзләштерә башлаганнар. Яшьләрнең бурычы - боларның барысын да белү һәм шәһәрне без яраткан кебек ярату», - диде белдерде Татьяна Наговицына.
Иҗади очрашу «Бу – безнең шәһәр» проекты кысаларында үткәрелә. Әлеге проектны үзәк китапханә оештыра.
«Ел дәвамында айга ике мәртәбә шундый очрашулар узачак. Берсе – беренче төзүчеләр, икенчесе – бүгенге көндә беренче төзүчеләрнең эшен дәвам итүче төркемнәр белән булачак. Без әлеге проектны «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк» дигән халык әйтеменә таянып башлап җибәрдек. Һәр түбәнкамалы үзенең беренче төзүчеләрен белсен дигән теләктә һәм максатта торабыз», - дип белдерде Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова.
Әлеге проект Түбән Каманың юбилеена багышланган. Быел шәһәр үзенең 60 еллыгын билгеләп үтәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев