Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманың «Берегиня» клубы пенсионерлары шимбә өмәсендә катнашты

Өлкәннәр көче белән 30га якын капчык чүп-чар җыелган.

«Берегиня» пенсионерлар клубы советының чираттагы утырышында «Мирас» район мәдәният йорты директоры Роза Хәсәнова 22 апрель — Владимир Ленин туган көнгә, Кызыл Чишмә бистәсендә урнашкан Ленин һәйкәле территориясендә өмә үткәрү турында тәкъдим кертте. Без аны бик теләп кабул иттек. Чөнки яшь вакыттан бирле күңелләребезгә хуш килгән шундый өмәләрдә катнашып яшибез. 

Клубыбыз активистлары, 10 ел рәттән, Габдулла Тукай паркында өмәләрдә катнашып килдек. Коронавирус вакытында өлкән яшьтәгеләргә өйдә утыру тиешле булгач, туктатып торган идек. Быел бик теләп, «Мирас» мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергәләп, Ленин һәйкәле һәм Стахеевлар йорты территорияләрен җыештырып, зур күләмле 30 га якын капчыкка чүп тутырдык. 

Өмәләрдә катнашу үзе үк күңелле нәрсә бит инде. Чөнки башта бик чүпле тоелган урыннарны җыештырып чыккач, артка борылып карасаң, ул урыннар чистарып калган, һәм дә сиңа рәхмәт әйтеп елмайган кебек тоела. 

Земфира Рәхимова, «Берегиня» клубы житәкчесе, хезмәт ветераны
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев