Түбән Каманың баш автоинспекторы Илдар Әхмәтҗановка «полиция подполковнигы» исеме бирелде
Илдар Әхмәтҗанов Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе башлыгы итеп 2022 елның февралендә билгеләнде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлеге җитәкчесе Илдар Әхмәтҗановка «полиция подполковнигы» дигән махсус исем бирелде. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры боерыгына сылтама белән Түбән Кама ДАИ Телеграм-каналында хәбәр ителә.
Исегезгә төшерәбез, Илдар Әхмәтҗанов Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе башлыгы итеп 2022 елның февралендә билгеләнде.
Моңа кадәр 43 яшьлек Илдар Әхмәтҗанов Татарстанның Нурлат районында ЮХИДИ бүлеген җитәкләгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев