Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Каманың барлык күп балалы гаиләләре 2026 ел дәвамында участоклар алачак

Районда җир алуга 4885 гаилә гариза биргән, шуларның 698е чиратта тора.

Түбән Кама хакимияте үз алдына 2026 елның беренче яртыеллыгы ахырына кадәр чиратта торган барлык күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү бурычын куйды. Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев сөйләвенчә, бу мәсьәлә буенча Иҗтимагый совет утырышында җентекләп фикер алышканнар.

Бүгенге көнгә булган мәгълүматларга караганда, районда җир алуга 4885 гаилә гариза биргән, шуларның 698е чиратта тора. Сухрау авыл җирлегендә күп балалы гаиләләр өчен 620 кишәрлек әзерләнгән инде, башка территорияләрдә дә резервлар бар. Яңа чиратлар барлыкка килмәсен өчен, җирле администрацияләргә булачак күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләре запасын булдыру йөкләнде.

Хәзер төп бурыч — инфраструктураны үстерү. Башкарма комитет исәпләвенчә, 87 км юл һәм 184 км су белән тәэмин итү челтәре төзергә кирәк. Беренче чиратта эшләр актив торак төзелеше булган районнарда алып барыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев