Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Каманың барлык йортлары җылылык белән тәэмин ителгән — администрация

Барлык балалар бакчаларында һәм социаль учреждениеләрнең күпчелегендә җылылык бар.

Җылылык Түбән Каманың барлык йортларына да бирелгән, дип хәбәр итте Түбән Кама районы башлыгы урынбасары Александр Умников «эшлекле дүшәмбе» дә.

«Оператив мәгълүмат буенча, иртәнге 7 сәгатькә барлык күпфатирлы йортларга җылылык бирелгән иде», — диде Умников.

Барлык балалар бакчаларында һәм социаль учреждениеләрнең күпчелегендә җылылык бар.

875 йортта кайнар су бар, калганнарында йомгаклау эшләре бара, дип белдерде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев