Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманың ашыгыч ярдәм фельдшеры сөяк сынган очракта нишләргә кирәклекне аңлатты

Сөяк сынуны сеңер тартылудан ничек аерырга? Ашыгыч ярдәм килгәнче зыян күрүчегә ничек ярдәм итәргә? Бу хакта безгә ашыгыч ярдәм фельдшеры Татьяна Гәрәева сөйләде.

Лилия абынып егылды. Сикереп торыйм дигәндә, «Ах!» итеп кычкырып җибәрде. Аягына баса алмый, тубык сөяге турысы чәнчеп авырта иде. «Әй, булмагае, иртәгә кадәр бетәр әле!»- диде дә кыз, өенә таба юнәлде. 

Ләкин фатир ишек төбенә килеп җиткәндә, авырту инде түзә алмаслык иде. Берничә минуттан аяк шешә башлады. Шуннан соң гына Лилия ашыгыч ярдәмгә шалтыратырга булды. Табиблар килделәр, карадылар һәм көтелмәгән диагноз куйдылар — абынып, аягын сындырган икән бит. Лилия җәрәхәт алганнан соң, авыру аягына басып, тагын берничә метр барганлыктан, терелү процессы берничә атна урынына айларга сузылырга мөмкин иде.

Сөяк сынуны сеңер тартылудан ничек аерырга? Ашыгыч ярдәм килгәнче зыян күрүчегә ничек ярдәм итәргә? Бу хакта безгә ашыгыч ярдәм фельдшеры Татьяна Гәрәева сөйләде. 

— Җәрәхәтнең авыр икәнен ничек аңларга?
— Сөяк сынуның төп билгесе — көчле кискен авырту, вакыт узу белән ул көчәя генә барачак, шулай ук авырткан җирдә шешү, гематома барлыкка киләчәк. Аяк җәрәхәтләнсә, аңа басып булмаячак. Кайбер сөякләр зарарланган очракта, сөяк кисәкләре эчке органнарга тия һәм көчле авырту китерергә мөмкин. Шулай да кайбер җәрәхәтләр сизелми диярлек: мәсьәлән, кече эчәк сөяге, иңбаш, бот сынганда. Ә менә ачык сыну булганда, барысы да күпкә гадирәк. Сез ачык яраны күрәчәксез, аннан еш кына сөяк сыныклары чыгып тора, көчле кан ага.

— Ләкин безнең Лилия, аягын сындырып, өенә кадәр барып җитә алган бит... 
— Мин моны аның шок хәлендә булуы белән аңлата алам. Кайчагында авырту шулкадәр көчле ки, организм саклау режимын кабыза, һәм монда ни булганын тиз генә аңлап булмый. Шул ук вакытта һәркемнең авырту бусагасы да төрле. 

— Сөяк сынганда зыян күрүчегә ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче, ничек ярдәм итәргә?
— Беренче эш итеп сынган аяк яки кулны хәрәкәтсез калдырырга кирәк. Салкын куегыз — бу шешүне бетерәчәк, авыртуны киметәчәк. Авыртуны баса торган дару булса, бирергә мөмкин. Тик башта кешенең аллергиясе булу-булмавын ачыклагыз. Әгәр дә зыян күрүчене хастаханәгә үзегезгә алып барырга туры килсә, сыну урынына кул астындагы теләсә нинди материаллардан шина салырга кирәк. Бу такталар, чаңгылар, таяклар, чыбыклар, зонт булырга мөмкин. Теләсә нинди ике каты әйберне аяк-кулына капма-каршы яктан кием өстенә куегыз һәм нәрсә белән булса да: билбау, каеш, тасма, бау беләнме — мөмкин булганча, ышанычлы итеп беркетегез. Тик игътибарлы булыгыз, бик тыгыз булмасын. Югыйсә, кан әйләнеше бозылса, хәле начарланырга мөмкин. Ике буынны — сыну урыныннан югарырак һәм түбәнрәк беркетергә кирәк. Мәсәлән, балтыр сынганда — балтыр һәм тез буыннары, ә бот сынганда — аякның барлык буыннары теркәлә. Әгәр таяк та, зонтик та юк икән, кулны — гәүдәгә, аякны — икенче аякка бәйләргә туры киләчәк. Аягы сынган кешене яткырып алып барыгыз, зыян күргән аягын югарырак күтәрү яхшырак. 

— Әгәр дә ачык сыну булса? 
— Бу очрак ярага инфекция эләгү мөмкинлеге белән катлаулана. Әгәр кан китү көчле булмаса, басымлы бәйләвеч кую да җитә. Көчле кан китү вакытында җәрәхәттән югарырак жгут куярга кирәк. Вакытны истә калдырыгыз, аны килгән медикларга хәбәр итәргә кирәк булачак. Бу бик мөһим. Әгәр юлга 1,5-2 сәгатьтән артык вакыт китсә, һәр 30 минут саен жгутны 3-5 минутка йомшартырга кирәк булыр. Яра тирәсендәге тирене антисептик белән эшкәртергә мөмкин. Ләкин аны туп-туры ярасына салмагыз, югыйсә сынуга пешү дә өстәләчәк. Чиста су сибеп, яраны чиста киҗе-мамык тукыма белән капларга мөмкин.

— Тормышта төрле хәлләр була. Умыртка сөяген дә сындырырга мөмкин... 
— Сөяк сынуның бу төре — тормыш өчен иң куркынычы. Ул авырту гына түгел, аңны югалту яки кан басымының кискен төшүенә дә китерергә мөмкин. Умырткалыкның муен бүлеге сынганда баш табигый булмаган хәлдә булачак, сулыш алу бозылачак. Мондый очраклар еш кына үлемгә китерә. Әгәр умырткалыкның күкрәк бүлегендә җәрәхәт булса, сулыш туктарга мөмкин. Бил бүлегендә сынганда — ихтыярсыз сиеп җибәрү, аякларны хәрәкәтләндереп булмау мөмкинлеге бар. 

— Ярдәм итеп буламы? 
— Тик көчле авыртуны баса торган дару бирергә һәм кешене хәрәкәтләндермәскә. 

— Сөяк сынганда тагын нәрсә эшләргә ярамый? 
— Умыртка сөяге сынганда зыян күрүчене күтәрергә һәм аякка бастырырга тырышмагыз, аны аякларыннан яки кулларыннан тартмагыз, умыртка баганасын төзәтергә тырышмагыз. Медицина препаратларын көчләп бирү дә тыела: аңсыз кеше тончыгачак. Әгәр кул яки аягыгызны сындырган булсагыз — торышын үзгәртергә тырышмагыз. Кеше, аягын бөгеп, егылган икән, табиблар килгәнче шулай калсын. Сез аны дөрес төзәтмәсәгез, табибларга аннары яңадан сөяк сындырырга һәм яңадан тернәкләнергә туры киләчәк. Фильмнарда еш кына зыян күрүчеләргә, имеш авыртуны җиңеләйтү өчен, спиртлы эчемлекләр бирәләр. Моны һич тә эшләргә ярамый! Зыян күрүченең гомуми хәле начарланачак, кан басымы төшәргә мөмкин. Әгәр аның ачык сынуы булса — спиртлы эчемлекләр кан китүне көчәйтә, һәм кеше күбрәк кан югалта. Һәрхәлдә, әгәр сез көчле җәрәхәт алгансыз һәм көчле авырту сизәсез икән, шунда ук травмпунктка мөрәҗәгать итегез.

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев