Түбән Каманың җәмәгать транспорты ун яңа автобус белән тулыланачак
Якын арада алар пассажирларны йөртә башлаячак.
Түбән Кама зур сыйдырышлы «Лотос-105» ун яңа автобус алачак. Бу хакта шәһәр мэры, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев чәршәмбе, 3 декабрьдә хәбәр итте.
«Якын арада регламент буенча барлык әзерлек пунктларын уздырачакбыз, Документлар рәсмиләштерәбез һәм ун Лотос-105 автобусын шәһәргә рейсларга җибәрәчәкбез», — дип язды шәһәр башлыгы үзенең телеграм-каналында.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев