Түбән Каманың Афанас авылында «Авыл энҗесе» конкурсы үтте
«Авыл энҗесе» конкурсы кысаларында Афанас мәдәният йортында «Кече Ватан — зур мәхәббәт» дигән чара узды.
Әлеге программа белән авыл халкы Бөек Җиңүне бәйрәм итүгә кадәр калган көннәрне саный башлады, программада катнашучылар ата-бабаларыбызның батырлыгына хөрмәт күрсәттеләр, дип сөйләде авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча Түбән Кама муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Альфред Нигъмәтҗанов.
Чара программасына авыл тарихына күзәтү, совхозлар чорына багышланган күргәзмәләр тәкъдим ителде, бу кунакларга якташларының тормышын һәм хезмәт көннәрен искә төшерергә мөмкинлек бирде. Шулай ук җирле интеллигенция тормышына багышланган интерактив мәйданчык оештырылды. Кичәне агитбригада чыгышы тәмамлады.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев