Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбән Каманың «Адымнар» гимназиясендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков парламент дәресе үткәрде

Түбән Кама мәктәпләрендә илебез тарихына, гражданлык бурычына һәм ватанпәрвәрлеккә багышланган дәресләр уздырыла.

«Бер металлдан сугарылган медаль: сугыш һәм хезмәт өчен» – менә шундый шигарь астында узган әңгәмәнең төп максаты – яшь буында Ватанга мәхәббәт һәм горурлык хисе тәрбияләү, – дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков.

Бүген ул «Адымнар» гимназиясендә парламент дәресе алып барды.

Парламент дәресләре 2009 елдан бирле үткәрелеп килә. Быелгы уку елында уздырыла торган чаралар Россиядә Халыклар бердәмлеге елына, ә Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлана. Очрашу сорау-җавап рәвешендә үтте.

«Адымнар» гимназиясендә ел дәвамында Ватанны ярату рухындагы төрле чаралар оештырыла. Балалар бүгенге очрашудан бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдылар», – дип белдерде «Адымнар» гимназиясе директоры Илнур Хәбибуллин.

Парламент дәресләре республиканың барлык мәктәпләрендә дә даими рәвештә үткәрелә. Аларның төп максаты – яшьләр күңелендә Ватаныбызга, туган илебезгә, дәүләтебезгә карата тирән мәхәббәт, хөрмәт һәм патриотлык хисе уяту.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев